Татарстан укучылары информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнә

2014 елның 1 августы, җомга

Бүген “Байтик” лагере территориясендә информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча җәйге компьютер лагерь сменасы ачылды.

18 көн дәвамында укучылар 2016 елда Казанда узачак информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнәчәк.

Лагерьдә 12-17 яшьтәге укучылар җыелган. Алар информатика буенча Россиякүләм олимпиадаларның региональ этаплары җиңүчеләре. Смена барлыгы 31 укучы катнаша, алар Татарстан, Таджикистан, Башкортстаннан җыелганнар.

Лагерьнең укыту прогаммасы өлешенә лекцияләр, тренинглар, 5 сәгатьлек биремнәр эшләүче тур кертелгән.

Чараны оештыручылар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Иннополис Университеты, Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк һәм Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International