Узган атнаны “112” мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәге операторлары Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 32 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Оператор җавабын көтүнең уртача вакыты 17 секунд тәшкил иткән.
2014 елның 3-5 сентябрь Казанда нефть-газ форумы узаячак. IV Халыкара «GEO-КАЗАНЬ: Геологоразведка. Геодезия. Картография» махсуслашкан күргәзмәсе кысаларында III Халыкара фәнни-практик конференциядә узачак.
2014 елның августы ахырыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru яңартылган “Ачык мәгълүматлар” бүлеге эшли башлады.
Ел башыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сервисның “Хастаханәләр һәм сырхауханәләр” категориясе буенча 409 мөрәҗәгать килеп ирешкән.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис эшли баушлау турында хәбәр итә. ”Автоплатеж”сервисы аша кулланучы тарафыннан башкарылган түләүләрне автоматик рәвештә башкаруны көйләп була.
Икенче ел рәттән Иннополис Университеты заманча биология һәм медицина өлкәсендә югары технологияләр өлкәсендә җәйге мәктәп оештыра. Чара Мәскәү физик-техник институт белән берлектә үткәрелә.