ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казан педагогия колледжында педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәк ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фаттахов һәм башкалар катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты, ТР Хөкүмәте һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары сайтлары яңа дизайнга күчерелде.

Бу елны беренче тапкыр Татарстан Республикасында Россиякүләм инженер фестивале узды. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев боерыгы буенча үткәрелә.

Татарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Белем көнендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зәрипов Югары Ослан районында мәктәп укучыларын белем көне белән котлады.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы циркка билетларны электрон рәвештә сатып алып булу турында хәбәр итә.

 «ГЛОНАСС+112» системасына Татарстанның 698 мәктәп автобуслары,168 яшь-үсмер спорт мәктәпләре транспорт чаралары һәм 14 өстәмә мәгариф оешмалары транспорт чаралары тоташкан.


29
август, 2014 ел
җомга
2 сентябрь Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында .TATAR домены ачылуга багышланган брифинг узачак.

Бүген ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре органнарының кадр хезмәткәрләрен ТР берләм кадр состав системасында укытуның беренче этабы тәмамланды.

“Татарстан Республикасы бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында” №1448-XII 19.02.1992нан Законның 1нче статьясы нигезендә 2014 елның 30 август көне ял көне булып игълан ителде.

Бәйрәм алдыннан 29 август көнне эш вакыты 1 сәгать кыскартыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International