Казан шәһәре техникумнары һәм колледжларында электрон журналлар һәм электрон зачет кенәгәләре кертәләр

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан педагогия колледжында педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәк ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фаттахов һәм башкалар катнаштылар.

Ресурс үзәк ачылышында “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова кунакларга “Электрон урта профессиональ белем бирү мәгарифе” проектын тәкъдим итте.

Әлеге проект үз эченә урта профессиональ оешмага укырга керүгә гариза бирү һәм рейтинг төзү генә түгел, шулай ук электрон журналлар һәм электрон зачет кенәгәсе алып баруны күзаллмый.

Пилот проект яңа уку елында Казанның 5 урта профессиональ мәгарифендә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International