ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша циркка билетлар алып була

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы циркка билетларны электрон рәвештә сатып алып булу турында хәбәр итә.

ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша чараның көнен, зал схемасын карап, шулай ук билет алуга түләп була.

Әлеге хезмәт белән шулай ук “Электрон  Татарстан” информатлары һәм “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы аша да кулланып була.

Исегезгә төшерәбез, чарага кергәндә бастырылган электрон билетны күрсәтергә кирәк.

2014 елның 12 сентябрь-12 октябрь көннәрендә Казан циркында «Морские львы и Большой Московский цирк» программасы тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International