Белем көнендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зәрипов Югары Ослан районында мәктәп укучыларын белем көне белән котлады.
Үз чыгышында ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов котлавын җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, белем көне алдыннан Министрлык “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциядә катнашты.