«ГЛОНАСС+112» системасына Татарстанның 698 мәктәп автобуслары,168 яшь-үсмер спорт мәктәпләре транспорт чаралары һәм 14 өстәмә мәгариф оешмалары транспорт чаралары тоташкан.
“Бүгенге көнгә яңа уку елына әзерлек тулысында башкарылган: тикшеренү эшләре башкарылып, автобус йөрү тәртибе әзерләнгән”,- дип хәбәр итә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер.