ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе икенче ел рәттән үткәрелә.

“Иң актив укучы” номинациясендә 110 мең мәктәп укучысы катнаша, алар 125 мең татарстанлыны ТР дәүләт хезмәтләр Порталы белән кулланырга өйрәткәннәр.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Роботлар буенча бөтендөнья олимпиаданың (World Robot Olympiad (WRO)) ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрнең бүләкләү чарасы узды. Әлеге чарада 7-19 яшьлек балалар һәм яшьүсмер катнашты.


23
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
 Казанның ИТ-паркы 5 еллыгына багышланган Kazan Startup Week чарасы тәмамланды. Стартаперлар Россия Президенты Владимир Путинга ачык хат юллаган һәм инвесторлар белән 980 мең доллар күләмендә акча кертү турында килешкәннәр.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Сочида Робототехника көне башланды. Робототехника көне кысаларында робототехника буенча бөтендөнья олимпиада узачак.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә алдан язылу мөмкинлеге булдырылды.

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка язылу сервисы модернизацияләнгән. Кешеләргә, белгечләргә язылган вакытта  уңайлы булсын өчен, хәзер медицина учреждениеләре исеме генә түгел, аның урнашкан адресы күрсәтелә.

2014 елның көзендә “Халык контроле” дәүләт системасында 7620 гариза бастырылан. Аларның 4235 уңай хәл ителгән (ягъни 55.6%). 322 гариза “мотивлашкан кире кагу” статусына ия булган. Бу барлык гаризалар арасыннан бары тик 4,2% тәшкил итә.

18 ноябрьдә ТР дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт кадр составы бердәм мәгълүмати системада укытуның икенче этабы башланды. Укыту нәтиҗәсендә кулланучылар тулы рәвештә система белән кулланырга әзер булачак.


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан һәм CISCO компаниясенең төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, әмма аларга багланышларның яңа юлларын эзләргә кирәк. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CISCO компаниясенең вице-президенты Вимо Элфринг җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде.

Беренче тапкыр Россия Бөтендөнья роботлар олимпиадасын (World Robot Olympiad – WRO) кабул итә. Әлеге чара җомга көнне Сочидә старт алачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International