Kazan Startup Week стартаплары 980 мең доллар акча җәлеп иткән

2014 елның 23 ноябре, якшәмбе
Казанның ИТ-паркы 5 еллыгына багышланган Kazan Startup Week чарасы тәмамланды. Стартаперлар Россия Президенты Владимир Путинга ачык хат юллаган һәм инвесторлар белән 980 мең доллар күләмендә акча кертү турында килешкәннәр.
15-23 ноябрьдә Kazan Startup Week ны үткәрү вакытында оештыручылар, шулай ук катнашучылар тәҗрибә туплады, яңа эшлекле элемтәләр җайга салды. Шулай ук Владимир Путинга Россиядә Стартаперлар көнен булдыру тәкъдиме белән язылган хатны имзаларга тәкъдим ителде. Календарьда ңа истәлекле дата пәйда булуы белән кызыксынучылардан имзалар җыю өчен хат онлайн-петицияләр сайтына урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International