Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе икенче ел рәттән үткәрелә.
“Иң актив укучы” номинациясендә 110 мең мәктәп укучысы катнаша, алар 125 мең татарстанлыны ТР дәүләт хезмәтләр Порталы белән кулланырга өйрәткәннәр.
Бәйгенең нәтиҗәсе буенча 153 укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Шулай ук, укучылар балларын истәлекле бүләкләргә алыштыра ала.
Балл саны буенча республикакүләмендә Карпов исемендәге лицей (Яшел Үзән районы, Осиновы бистәсе) укучысы алда бара. Ул 7 700дән артык балл җыйган.
«Иң актив мәктәп» номинациясендә республиканың 92% мәктәбе катнаша. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәм муниципаль районнан актив мәктәп интерактив җиһаз белән бүләкләнәячәк. Шулай ук республика күләмендә иң күп балл җыючы 3 мәктәп мобиль класслар белән җиһазланачак.
Бүгенге көндә әлеге номинациядә Теләче районы Лесной бистәсе мәктәбе актив катнаша.
Конкурста Теләче, Балтач, Саба, Арча һәм Мөслим районы укучылары активн катнаша.
Бәйгенең нәтиҗәләре 10 декабрьдә ясалачак. Җиңүчеләрнең бүләкләү тантанасы 20 декабрьдә казан ИТ-паркында узачак.