ТР Дәүләт хезмәтләре порталында табибка язылу сервисы модернизацияләнгән

2014 елның 21 ноябре, җомга

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка язылу сервисы модернизацияләнгән. Кешеләргә, белгечләргә язылган вакытта  уңайлы булсын өчен, хәзер медицина учреждениеләре исеме генә түгел, аның урнашкан адресы күрсәтелә. Шулай ук филиал яки бүлекләрен сайлау мөмкинлеге дә булдырылган. Моннан тыш, табибның белгечлеген сайлау һәм булган очракта аерым кабул итү шартлары белән дә танышу каралган (әйтик, кабул итү юламмалар буенча алып барылган яки гражданнарның ташламалардан файдаланучы категорияләре генә кабул ителгән очракта).

Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы һәм "Электрон Татарстан" инфоматлары ярдәмендә медицина учреждениеләре белгечләренә кабул итүгә язылырга була.

2014 ел башыннан Татарстанда табибларга 1,1 миллион электрон язылу теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International