Бөтендөнья роботлар олимпиадасында Россиядән 44 команда чыгыш ясаячак

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Беренче тапкыр Россия Бөтендөнья роботлар олимпиадасын (World Robot Olympiad – WRO) кабул итә. Әлеге чара җомга көнне Сочидә старт алачак.

Июньдә Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабы Казанда Иннополис Университеты белән оештырылган иде. Җиңүчеләр Россия командасы җыелмасына кертелде. Бу елны Россияне рекорд сан – 44 команда тәкъдим итәчәк.

Әлеге Олимпиаланың темасы “Роотлар һәм космос”, димәк, биремнәр дә әлеге темага кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International