“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында 2015 елның май аеннан яңа категорияләр булдырылды.
Якты бәйрәм – Җиңү көне якыная! Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән сезне котлый! Шул исәптән сугыш ветераннары һәм инвалидлары өчен элемтә операторлары льготалы шартлар тәкъдим итә.
Бүген ТР радиотелевизион үзәгендә Радио көненә багышланган чара узды. Хезмәткәрләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТРС филиалы директоры Владимир Якимов тапшырдылар.
Бүген ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрылыгында министр урынбасары Юлия Абдреева белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә “Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү” подсистемасында эшләү сораулары турында сөйләштеләр.
ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Әлмәт муниципаль районында бушлай цифралы телевещание эшләвен ачты. Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башкаручы комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм “Татарстан Республикасы РТПЦ” филиалы директоры Владимир Якимов катнаштылар.