ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2016 елның икенче яртысына республика һәм җирле басмаларга язылу тәмамланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларының гомуми тиражы 250 мең 443 нөсхә тәшкил иткән, бу 2015 елның икенче яртысындагының 92,1 проценты.

Бүген Чистайда “Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеш өлкәсендә актуаль проблемалар” республикакүләм киңәшмәсе узды. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР мәгариф үсеше институты оештырды.

ГТРК «Татарстан» хәзер FM-диапазонда чыга башлады. Бүгенге көнгә «Радио России» радиостанциясе Казан, Буа, Котлы Бөкәш, Балык-Бистәсе муниципаль районында FM-диапазонда чыга, ә 1 июльдән Әтнә, Әтнә муниципаль районы, Мөслим, Мөслим муниципаль районнарында FM-диапазонда тыңлап булачак.

“Төнге резонанс” исемле чара Казан галиме Завойский ачкан парамагнитик резонанс исеменнә алынган.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында балалар бакчасы өчен түләүне компенсацияләү буенча хезмәт яхшыртылды.

1 июньнән 2016-2017 уку елына мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына балаларны кабул итү башланды.


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 27 июненнән 3 июльгә кадәр “112” номерына 41 884 шалтырату ясалган, аларның 51,5% ялган булган. Бу вакытта 10 332 вакыйгалар карточкалары ясалган: 39% очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, 34% очракта ТР Эчке эшләр министрлыгы, 27% очракта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашу кирәк булган.


1
июль, 2016 ел
җомга

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында “Компьютер системаларында программалаштыру”, “Компьютер системалары һәм комплекслары”, “Почта элемтәсе”, “Икътисад һәм бухгалтер хисап” белгечлекләре буенча белем алган чыгарылыш укучыларга дипломнар тапшыру танатанасы узды.

25 еллык тарихы өчен ICL-КПО ВС компаниясе югары эшчәнлек күрсәтте. Оешма консалтинг, проектлар алып бару, төрле күләмдәге мәгълүмати системалар булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Нидерланд Корольлеге вәкилләренең эш сәфәре кысаларында Иннополис проектларын үстерү һәм партнерлык турында сөйләштеләр. Очрашу кысаларында Иннополис Университеты ректоры Амстердам университеты коллегалары белән ике югары уку йорты хезмәттшлеге мөмкинлекләре турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International