Россия Федерациясе һәм Нидерланд Корольлеге технологик хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

2016 елның 1 июле, җомга

Нидерланд Корольлеге вәкилләренең эш сәфәре кысаларында Иннополис проектларын үстерү һәм партнерлык турында сөйләштеләр. Очрашу кысаларында Иннополис Университеты ректоры Амстердам университеты коллегалары белән ике югары уку йорты хезмәттшлеге мөмкинлекләре турында сөйләде.

Нидерланд Корольлеге посолы Рон ван Дартел һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та хезмәттәшлек турында аңлаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International