2016 елның 27 июненнән 3 июльгә кадәр “112” номерына 41 884 шалтырату ясалган, аларның 51,5% ялган булган. Бу вакытта 10 332 вакыйгалар карточкалары ясалган: 39% очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, 34% очракта ТР Эчке эшләр министрлыгы, 27% очракта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашу кирәк булган.