25 еллык тарихы өчен ICL-КПО ВС компаниясе югары эшчәнлек күрсәтте. Оешма консалтинг, проектлар алып бару, төрле күләмдәге мәгълүмати системалар булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ICL-КПО ВС оешмасы белән партнерлык мөнәсәбәтләрен кадерли. Әлеге хезмәттәшлек Татарстан Республикасы ИТ-өлкәсен үстерүгә юнәлтелгән.
Роман Шәйхетдинов коллективка югары биеклекләр һәм уңышлар теләде!