1 июньнән 2016-2017 уку елына мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына балаларны кабул итү башланды.
Беренче айда “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасы аша 12 883 юлланма булдырылган. Димәк, 12 883 әти-әниләр ТР дәүләт хезмәтләр Порталында “Балалар бакчасына чират” информеры аша “Балалар бакчасына юлланган” статусын күрә ала.
Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә балалар бакчаларына кабул итү 1 апрельдән башланды, Казан буенча 12 266 юлланма, Яр Чаллы буенча 7 586 юлланма булдырылган.