ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы 2017 елның 10-13 июль көннәрендә сәгать 9:15-17:00 аралыгында  антенн-фидер җиһазаларның ремонт эшләре нәтиҗәсендә теле- һәм радиоканналлар сүндерелеп торылу турында хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Boeing конструкторлык үзәгендә булды. Президент белән берлектә үзәктә ТР Премьер-министры урынбасары- ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та булды.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанга эш сәфәре белән РФ ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников килде. Бүген ул ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР буенча ЮХИДИ башлыгы җитәкчесе Ленар Габдурахманов һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасы директоры Рифкат Миңнеханов белән Казан ИТ-паркында булды.

Бүген Яр Чаллыда «ИТкоин» криптовалюта тәкъдим иттеләр. Әлеге идеянеИТ-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары Динар Шакирҗәнов, Рөстәм Дәүләтов, Денис Рындин һәм Дмитрий Нефедов уйлап тапкан.

Бүген КФУның мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар Югары мәктәбендә 2017 елның бакалавриат һәм магистратура тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, КФУның ИТИС Югары мәктәбенең директоры Айрат Хасьянов, КФУның проректоры Линар Латыпов һәм Татарстанның ИТ-компанияләр вәкилләре катнашты.

Футбол буенча Конфедерацияләр кубогы матчлары узган шәһәрләрдә барлыгы 447 мең 1963 җанатар паспорты бирелгән.

Владимир Путин белән белән туры эфирда сөйләшү нәтиҗәләре буенча Президент боерыклары тормышка ашырыла. Россиянең төп интернет-порталы - "Новости России" һәм "Россиянең икътисади сәясәте" интернетта "РФ субъектлары хөкүмәт органнары - халыкка таба!" җәмгыйяти мәгълүмати хисаб булдыра.

Иртәгә Советлар Союзы герое Михаил Петрович Девятаевның тууына 100 ел тулуга багышланган истәлекле почта конвертларын гамәлгә кертү чарасы узачак.

Татарстанда "Имин шәһәр" программасы кысаларында шәһәрнең урамнарында төп инфраструктур объектларда һәм йортларда видеокамеру урнаштыру дәвам итә.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

«ПРОФ-IT. 2017» төбәк һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектларының V бөтенроссия бәйгесе финалистлары билгеле булды. «Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә электрон хезмәтләр белән тәэмин итү өчен программа комплексы» («Электрон балалар бакчасы» системасы) проекты максималь балл җыеп, «Мәгарифтә IT» номинациясендә финалга үткән. Шулай ук финалга Башкортстан, Санкт-Петербург, Вологда өлкәсе һәм башка төбәкләрнең проектлары узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International