Бүген КФУның мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар Югары мәктәбендә 2017 елның бакалавриат һәм магистратура тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, КФУның ИТИС Югары мәктәбенең директоры Айрат Хасьянов, КФУның проректоры Линар Латыпов һәм Татарстанның ИТ-компанияләр вәкилләре катнашты.
Бүген дипломны 190 кеше алды: 171 бакалавр һәм 19 магистр.