Футбол буенча Конфедерацияләр кубогы матчлары узган шәһәрләрдә барлыгы 447 мең 1963 җанатар паспорты бирелгән. Казанда исә, 87 мең 714 җанатар матчларга паспорт белән кертелгән. Әлеге мәгълүматларны бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.
“Җанатар паспорты өметләрне аклады. Казанда 87 меңнән артык паспорт бирелде. Бу шактый зур сан”, - дип ул бу эш өчен Россия һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыкларына рәхмәтен җиткерде. Казанда 28 мең 640 паспорт матч көннәрендә, 5 мең 890 паспорт стадионда ясап бирелгән. “Бу эш өзлексез, тоткарлыксыз диярлек узды, стадионга тиешле регламент буенча үткәрделәр. Бернинди шикле кешеләр, шикле предметлар үткәрү очраклары теркәлмәде. Барлык матчлар җитди инцидентларсыз узды. Куркынычсызлык юнәлешендә эшләүчеләргә дә рәхмәт. Матчларның куркынычсыз, имин уздырылуына игътибар иттеләр”, - дип белдерде Владимир Леонов.