Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Boeing конструкторлык үзәгендә булды. Президент белән берлектә үзәктә ТР Премьер-министры урынбасары- ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та булды.
Boeingның Россиядәге һәм БДБ илләрендәге Президенты Сергей Кравченко Boeingның Россиядәге тарихы турында сөйләде һәм компаниянең төп проектларына күзәтү ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка инженер дисциплина үзәге турында мәгълүмат бирделәр, уку сыйныфларын күрсәттеләр, хезмәткәрләр әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча программаларны презентацияләделәр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар Boeingның Сколковода урнашкан Авиация уку һәм фәнни-тикшеренү үзәге белән таныштылар.
Рөстәм Миңнеханов Boeing 777 өйрәнү тренажерында үзен пилот сыйфатында сынап карады.
Татарстан Президенты Boeing үзәге белгечләрен Иннополиста яшьләргә авиация һәм авиация төзелеше өлкәсендә лекцияләр укырга чакырды.