ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Тимур Зарипов Югары Ослан гимназиясендә Белем көне бәйрәмендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар.
"Тере тел - тере милләт"-2017 грантлар алу бәйгесенә гаризаләр кабул ителә башлады. Гаризаләр ике номинация буенча кабул ителә: "Иң яхшы интернет-проект" һәм "ММЧта иң яхшы яктырту"
Татарстанда Яндекс.Лицей программалаштыру курсларына җыю ачылды. Әлеге курслар бушлай, алар нигезендә мәктәп укучылары Python мисалында программалаштыруга өйрәнәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа ЭРТИКО ИТС компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.
Бүген Иннополиста «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясе узды. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы дәүләт идарәсе өлкәсендә блокчейн кертү буенча иң яхшы проектка бүләк тапшырды.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов туган көнен билгели! Барлык ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы исеменнән Сезне, Роман Александрович, бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Etherium проектына нигез салучы – Россиядә туган, бөтен дөньяга Виталик буларак билгеле Канада программисты һәм аның эшлекле партнеры Владислав Мартынов бүген Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Бу көннәрдә Казанда «Блокчейн – новая нефть России» Бөтенроссиякүләм конференция кысаларында «Блокчейн в действии» хакатоны узачак. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы дәүләт идарәсе өлкәсендә блокчейн кертү буенча иң яхшы проектка бүләк әзерләде.
25 августа Яр Чаллы ИТ-паркы 5 еллыны уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрде.