Бүген Мәскәү өлкәсенең Кубинск шәһәрендә "Армия-2017" хәрби-техник халыкара форум кысаларында Иннополис Университеты үткәргән түгәрәк өстәл узды. Чара кысаларында Россияенең ИТ-университетының фәнни-техник потенциалы тәкъдим ителде.
Кичә Иннополис Университетында WorldSkills (DigitalSkills) стандартлары буенча IТ өлкәдә чемпионатның оештыру комитеты узды. Чарада Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Ворлдскиллс Россия» Союзы генераль директоры Роберт Уразов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге ИТ-парк үзенең 5 еллыгын билгели. Җитәкчелекне һәм технопарк коллективын юбилей белән котлыйбыз!
Бүген Иннополис Университетында уку елы тәмамлауга багышланган чара узды. Яшь айтишникларны котларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов килгәннәр иде.
Татарстан Республикасы балалар республикакүләм клиник хастаханәдә тавыш белән мәгълүмат кертү системасының пилот проекты уңышлы тәмамланды.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында бердәм социаль яклау дәүләт мәгълүмати системасы кертү буенча эш төркеме утыры узды.
"Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" VI Халыкара фәнни-практик конференция Казанда 6-7 сентябрь көннәрендә узачак.
Тататарстанда элмә элемтә линияләрен җир асты коммуникацияленә күчерә эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә 1 830 км линия демонтажланган, калган 1 800 км җир астына күчерә 2021 елның ахырына кадәр эшләренелеп бетергә тиеш. Бу елга план - 219 км.
27-29 август көннәрендә ИТ-паркта Блокчейн: новая нефть России» дип аталган Бөтенроссиякүләм конференциясе узачак. Чарада Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 400ләр катнашучы көтелә.
Бүген "Талантлар ачу" җәйге яшьләр мәктәбенең стратегик сессиясе кысаларында "Казан ачыу талантлар университет 2.0" һәм Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк Татарстанда талантлы балаларны эффектив эшчәнлеккә интеграцияләүгә юнәлгән килешмәгә кул куйдылар.