169 укуны тәмамлаучыга 284 эш тәкъдиме: Иннополис Университеты уку елы нәтиҗәләрен ясады

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополис Университетында уку елы тәмамлауга багышланган чара узды. Яшь айтишникларны котларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов килгәннәр иде.

Бу елны Иннополис Университетын 169 студент укып бетергән, алар арасында - 106 бакалавр һәм 63 магистр. Кичәге студентлар 284 эшкә чакыру алган. Эшкә чакыручылар арасында Яндекс, Сбербанк-Технологии, МТС һәм башка оешмалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International