Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында мәгариф оешмалары вәкилләре, чиновниклар, төрле оешмалар вәкилләре катнашында беренче региональ экологик форум узды.
Көнбатыш икътисади форумы барышында Россия Почтасы һәм "Почта Банк" почта элемтә бүлекләрендә финанс оешмаларның клиент үзәкләрендә банк клиентларына посылкалар җибәрү мөмкинлеген булдырды. Документлар "Почта Банк" идарәсе презиленты Дмитрий Руденко һәм Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов кул куйды.
Казанда "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" халыкара конференция үз эшенш дoвам итә. Чара Татарстан Республикасы Хакимияте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технология үзәге, "Казан ярминкәсе" ҖЧҖ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырыла.
Бүген, 6 сентябрь, Владивостокта узучы өченче Көнбатыш икътисади форум кысаларында, Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов һәм Тошиба Инфрастракчер Системз энд Солюшнз Корпорейшн оешмасының генераль директоры Такацуджи хезмәттәлек турында килешүгә кул куйдылар. Документлар белән алышу иртәгә Россиянең Президенты Владимир Путин һәм Япониянең Премьер-министры Синдзо Абэ катнашында узачак.
"Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" халыкара конференция үз эшен башлады. Чара Татарстан Республикасы Хакимияте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технология үзәге, "Казан ярминкәсе" ҖЧҖ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырыла.
Татарстан Республикасы Хакимиятенең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 50 персональ гранты КФУның ИТИС Югары мәктәбе студентларына тапшырылды.
2017 елның 16-17 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 26нчы сайлап алу узачак.
6-7 сентябрь көннәрендә Көнчыгыш икътисади форумы катнашучылары үзләрене форум материаллары белән портфельләрен дөньяның төрле ноктасына җибәрә алачак. Икенче ел рәттән Россия Почтасы форумның логистик партнеры буларак катнаша.
Региональ һәм федераль ММЧ вәкилләре игътибарына! 19-20 сентябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә IoT World Summit Russia 2017 чарасы узачак.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы 2017 елның 4-14 сентябрь көннәрендә Бөгелмәдә сәгать 8.00 - 18.00 аралыгында телеканаллар күрсәтелүе туктатылып торылачак дип хәбәр итә.