Россия Почтасы һәм Тошиба корпорациясе Казанда яңа логистик үзәк булдыру кысаларында хезмәттәшек турында килештеләр

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 6 сентябрь, Владивостокта узучы өченче Көнбатыш икътисади форум кысаларында, Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов һәм Тошиба Инфрастракчер Системз энд Солюшнз Корпорейшн оешмасының генераль директоры Такацуджи хезмәттәлек турында килешүгә кул куйдылар. Документлар белән алышу иртәгә Россиянең Президенты Владимир Путин һәм Япониянең Премьер-министры Синдзо Абэ катнашында узачак.

Әлеге документ кысаларында халыкара почта алышу үзәген җиһазландырыр өчен  8,93 млн евро бәясе белән контракт булдыру күз алдында тотыла. Әлеге логистик үзәк Казан шәһәрендә урнашкан. Хезмәт күрсәтү зонасына Татарстан Республикасы, Самара өлкәсе, Ульян өлкәсе, Марий Эль Республикасы, Чувашия Республикасы һәм Удмуртия Республикасы керә.

Яңа логистик үзәк көнен 100 мең кече посылкаларны эшләртәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International