Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында мәгариф оешмалары вәкилләре, чиновниклар, төрле оешмалар вәкилләре катнашында беренче региональ экологик форум узды.
Чара ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы резидентлары инициативасы буенча үткәрелде. Чарада Яр Чаллы шәһәре мәгариф оешмалары, шулай ук Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Агрыз, Тукай, Менделеевск һәм Актаныш районнарыннан 300ләп кеше катнашты.