Бүген Иннополиста «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясе узды.
Чарада катнашырга 1200 кеше җыелды, алар арасында Россиянең 30ләп шәһәрләреннән, чит илләрдән: Казахстан, БГӘ, Сингапур һәм башка лар вәкилләре бар иде.
Хакатонда Россия буенча 500дән артык гариза килгән, аларның 159ы сайлап алынган. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы дәүләт идарәсе өлкәсендә блокчейн кертү буенча иң яхшы проектка бүләк тапшырды.
Чараның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән мәгълүмат технологияләре белгечләре эшләнмәләре экспозициясен карады.
Конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада blockchain технологиясе өлкәсе үсешен һәм эшләнмәләрне игътибар белән күзәтәләр.
"Сез сөйләгән күп әйбер безгә әлегә аңлашылмый, әмма безнең фикеребезчә, бу кирәк нәрсәләр, шуңа күрә без сезне хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов, һәм аудиториядәгеләр аның сүзләрен елмаеп каршы алды.
"Кешенең белеме җитмәсә, аның интуициясе көчле булырга тиеш. Карагыз, сездән уңда һәм сулда кем утыра - әйләнә-тирәдә дөрес кешеләр. Әлбәттә, без нефтьтән баш тартмыйбыз, шулай да цифрлы икътисадсыз һәм блокченннан башка хәзерге дөньяда кыен була. Шуңа да без бүген яңа юнәлеш турында сүз йөртәбез һәм сезгә Иннополискта бүген зур форумда катнашуыгыз өчен рәхмәт", - диде ул.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, технологияне гамәлгә ашыру өчен платформа һәм кулланучы кирәк.
ИТ хезмәт күрсәтү өчен юнәлешләр төрле була ала, шул исәптән медицина, Росреестр хезмәте, криптовалюта һәм башкалар, диде Рөстәм Миңнеханов, моңа эшне башкарырлык белгечләр кирәк, хезмәтне кулланучылардан да теләк кирәк.
"Идеяләрегезне тәкъдим итегез - бездән ярдәм, аларны бергә чынга ашырыйк. Сезгә яхшы һәм уңышлы эш телим. Татарстан ачык. Килегез, күчегез безгә, ничек тә ярый", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.