Etherium проектына нигез салучы Татарстанның ИТ-проектлары белән танышты

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Etherium проектына нигез салучы – Россиядә туган, бөтен дөньяга Виталик буларак билгеле Канада программисты һәм аның эшлекле партнеры Владислав Мартынов бүген Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Татарстан Президентының Instagram битендә очрашудан фото пәйда булды.

Виталик Бутерин 29 августта Иннополис территориясендә «Блокчейн: новая нефть России» конференциясендә катнашу өчен килгән.Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с основателем проекта Ethereum Виталием Бутериным. Фото Марсель Бадыкшин

Россиядә блокчейн буенча конференцияләр тарихында иң зур чарда 300 дән артык кеше катнаша, әмма теләк белдерүчеләр күбрәк булырга мөмкин. Бу вакыйганы Россия массакүләм мәгълүмат чараларыннан тыш, якын һәм ерак чит илләрдә дә яктыртачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International