ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2020 ел
җомга

Бүген Иннополиста Open Innovations Startup Tour конкурсы тәмамланды. "ИТ-технологияләр" трегында Чаллы ИТ-паркының "Мильтиад" Бизнес-инкубаторы резиденты проекты икенче урынны алды.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эксперт жюри Open Innovations Startup Tour региональ этабында җиңүчеләрне игълан итте. Россия һәм БДБ илләрендә перспективалы инновацион проектлар эзләү буенча иң зур чара 11 һәм 12 мартта А.С. Попов исемендәге технопарк мәйданчыгында узды.

Татарстанның 79 министр урынбасары һәм муниципаль җитәкчеләре үз ведомстволарында цифрлы эш алымнарына күчәргә әзер. Алар эшчәнлегенең кураторы - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.

Татарстанда Россия Почтасын курьерлык хезмәте белән ике тапкыр диярлек кулланалар. 2019 ел күрсәткечләре буенча үсеш темпы, узган ел белән чагыштырганда, 140% тәшкил итте.

Казан IT-паркының кайнау ноктасында булачак һәм яшь ата-аналар өчен проект буенча очрашу узды. Чара ачык фикер алышу форматында узды-барлык теләүчеләр дә килеп сораулар бирә, шулай ук сервис эше буенча теләкләр әйтә алдылар.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Open Innovations Startup Tour региональ этабы 11 мартта Иннополиста старт алды. А.С.Попов исемендәге технопаркта уза торган Россия һәм БДБ илләрендә перспективалы инновацион проектлар эзләү буенча иң зур чарага 940 тан артык кеше теркәлгән.

11-12 апрельдә Казанда «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» хакатоны узачак. Анда катнашу өчен аналитиклар, дата-сайентистлар, Python эшләүчеләре, программистлар чакырыла.

12 мартта Казан ИТ-паркының кайнау ноктасында World AI & DATA Challenge очрашуы узачак. Очрашу AI& Data технологияләре ярдәмендә хәл ителергә мөмкин булган проблемаларны һәм бурычларны билгеләү өчен үткәрелә.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда Республика мәгълүмати технологияләр үзәге базасында региональ санлы сервисларны алга җибәрү өчен виртуаль махсус икътисади зона булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу инициатива белән вице-премьер Дмитрий Чернышенкога ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Иннополиста булганда мөрәҗәгать итте.


6
март, 2020 ел
җомга

11 мартта 17:00 сәгатьтә Казан ИТ-паркының кайнау ноктасында «Мин – әни» суперсервисы турында фикер алышу буенча республика халкы белән Цифрлы трансформация үзәгенең чираттагы ачык очрашуы узачак. Очрашуга кулланучы күзлегеннән проектны бәяли алачак булачак һәм яшь ата-аналар чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International