ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә илебездә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме-Россия почтасы көне билгеләп үтелә.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда эш визиты белән инновацион үсеш министры урынбасары, технологияләр трансферы Милли офисы генераль директоры Джон Туйчиев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе килде.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышланган.

Халыкара компетенцияләр үзәгендә-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Абитуриентлар техникумга 14 августка кадәр (бюджет) һәм 23 августка кадәр (коммерция) документлар тапшыра ала.

Күп функцияле үзәк белгеченә кабул итүгә алдан талонны «Минем документлар» офисларындагы электрон чират терминалыннан файдаланып алырга була.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Мәгълүмати технологияләр», «Челтәр технологияләре» һәм «Телекоммуникацион технологияләр һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы» бүлекләрен тәмамлаган 212 кешене укуларын тәмамлау белән котлады. Дипломнарны тапшыру тантанасы бүген КФҮ-КТИТС бинасында узды.

МТС Мәскәү физика-техник институты һәм СКОЛКОВО бизнес-мәктәбе белән берлектә «Бизнеста цифрлы технологияләр» магистраль программасы буенча Россия югары уку йортларының техник белгечлекләре бакалаврлары өчен укуга җыя. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы 20 студент МТСтан грантлар алачак.

2021 елның алты аенда Татарстан КФҮ гражданнарга 3 миллионга якын хезмәт күрсәтте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60 процентка күбрәк. Ул чакта күрсәтелгән хезмәтләрнең суммар саны 1 миллион 800 меңнән артып киткән.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.

Татарстанның почта элемтәсе бүлекчәләрендә актив яшәү рәвеше алып баручы 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен страховка алырга мөмкин. Яшь спортчыларны иминиятләштерү полисы травмаларны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International