Узган елның ноябреннән Татарстанда коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен Бердәм контакт-үзәк эшли. Шул вакыт эчендә 122 яңартылган кайнар линия операторлары татарстанлылардан 475 444 шалтырату кабул иткән.
Көн саен контакт-үзәккә 20000 шалтырату килә. Барыннан да ешрак кешеләр түбәндәге мәсьәләләр буенса консультация алалар:
Әйтергә кирәк, җавапны көтүнең уртача вакыты 6 секундтан да артмый, ә сөйләшүнең уртача вакыты – 2,5 минут. Барлыгы халыкка сменага 65 оператор консультация бирә.
Исегезгә төшерәбез, быелның гыйнварыннан халык COVID-19га каршы вакцинациягә 122 кайнар линия аша языла ала. Шушы вакыт эчендә бу мөмкинлектән республиканың 20 724 кешесе файдаланган.