Татарстанда «Карьера остаханәсе» һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез программа старт ала

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Карьера остаханәсе» һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез программа старт ала. Аны эшләтеп җибәрү турында Kazan Digital Week форумында узган «Бөтен кеше өчен EdTech. Төбәк үсеше драйверы буларак ИТ-мәгариф» секциясендә катнашучылар игълан итте.

"Карьера остаханәсен" оештыручылар - Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм GeekBrains белем бирү платформасы, шулай ук югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы.

"Карьера остаханәсе" - һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс. Җиде көн эчендә курсны тыңлаучылар һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәкләр, үзләренең көчле якларын билгеләячәкләр һәм алар өчен туры килә торган һөнәрне үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән план төзиячәкләр.

Хәзер Татарстанда яшәүчеләр түләүсез профориентация курсларын онлайн рәвештә уза алачаклар. «Карьера остаханәсе» курсына теләсә кайсы вакытта программа сайтында язылырга мөмкин.

«Без татарстанлыларны яңа цифрлы компетенцияләргә өйрәтү эшен дәвам итәбез. Узган ел 23 мең кеше белем алды», - дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

"Татарстан Республикасының карьера остаханәсе — 2021 елның июнь башында имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында беренче проект. Хәзер төбәк халкының уникаль мөмкинлеге бар - үз карьераларын төзү һәм планлаштыру буенча әйдәп баручы экспертлардан бушлай консультацияләр алу. Хөкүмәттән килгән коллегалар чыннан да киң фикер йөртә, шуңа күрә биредә мондый проектларны гамәлгә ашыру мөмкин», — дип белдерде GeekBrains генераль директоры Александр Волчек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International