Казанда Kazan Digital Week эшен тәмамлады

2021 елның 24 сентябре, җомга

"Казан Экспо" мәйданчыгында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашында Kazan Digital Week ябылу тантанасы узды.

Kazan Digital Week катнашучылар саны оештыручыларның көткәннән дә артыграк: башта игълан ителгән 10 мең кеше урынына чарада 48 илдән 15 мең кеше катнашты, шуларның 9 мең офлайн һәм тагын 6 меңе – онлайн.

Форумда барлыгы 10 юнәлеш буенча 113 секция оештырылды. Чарада 600 спикер катнашты, 20 түгәрәк өстәл узды, шул исәптән Россия һәм чит ил губернаторлары һәм мэрлары белән.

Күргәзмәдә 92 экспонент тәкъдим ителгән иде. Форум кысаларында югары технологияле предприятиеләргә 15 техник визит оештырылды.

Тагын берничә сан:

  • 35 фәнни мәкалә басылды – 10 мәкалә SCOPUS-та һәм 25 ВАК-та
  • 50 эксперт интервьюсы язылды
  • Трансляцияләргә 8 мең уникаль тоташу теркәлгән
  • 10 килешү имзаланды
  • Digital Superhero ИТ-марафоны 90нан артык команда һәм 55 стартап җыйды. Приз фонды 3,22 млн сум тәшкил иткән

​Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин искәрткәнчә, бер ел элек Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча IT-тармакка ярдәм итүнең беренче чираттагы чаралары комплексын гамәлгә ашыру башланды.

Керемгә салым салу, иминият кертемнәре, Россия IT-эшкәртүчеләрен икътисади кызыксындыру мәсьәләләре хәл ителде. Хәзерге вакытта Хөкүмәт IT-индустрияне үстерүне тизләтү буенча карарларның икенче пакетын раслады - 60тан артык чара, шуларның 20се бизнес өчен Россия технологияләрен гамәлгә кертүгә, офис программалары белән тәэмин итүгә, үз операция системаларын булдыруга юнәлдерелгән.

Узган елда илебездәге аккредитация узган компанияләр саны 3 меңгә арткан һәм 15 меңгә якын. Илебезнең программа белән тәэмин итү реестрында программа продуктлары саны ике тапкырга диярлек арткан. Башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 30% ка арткан һәм 1,5 трлн сумнан артык тәшкил иткән. Эшләнмәләрне һәм хезмәтләрне экспортлау күләме 13,5% ка артты һәм 5 млрд доллардан артып китте.

Татарстан бүген дәүләт идарәсе һәм дәүләт хезмәтләре системасын цифрлаштыру, Комплекслы иминлек, социаль тәэмин итү юнәлешләре буенча да, цифрлы интеллектуаль технологияләр, платформалар, программа-аппарат комплекслары, челтәрле кушымталар һәм сервислар эшләүчеләренең һәм дистрибьютерларының системалы ярдәме буенча да алдынгы позицияләрдә тора. 3 меңгә якын Татарстан компаниясе Россия төбәкләре арасында лидерлыкны тәэмин итә, дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

"Республика казанышлары — Россия Хөкүмәте тарафыннан төбәкләрнең санлы инициативаларына максатчан ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе", - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, форумны оештыручылар һәм эш төркеме исеменнән ул барысын да зур һәм киеренке эш тәмамлану белән котлады һәм цифрлы мәйданчыкка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International