Цифрлы куркынычсызлыкны көчәйтүдә төп рольне массакүләм телефон шалтыратуларын маркировкалау системасы уйнады. Искәртик, гражданнарның 92% ы потенциаль куркыныч яки спам-шалтыратуларны тиз арада танып белергә мөмкинлек бирә торган бу җиһазны уңай бәяли.
СКБ Контур компаниясе «Такснет-навигатор» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллануга хосусый хокуклар алган. Әлеге карар Контур бизнесы өчен экосистема мөмкинлекләрен тулыландыруда ярдәм итәчәк.
Конкурсның максаты - оешмаларның ВКонтакте рәсми сайтларын һәм төркемнәрен федераль законнарның актуаль таләпләренә туры китерергә, мәгълүмати ачыклык, куркынычсызлык, коррупциягә каршы көрәш һәм шәхси мәгълүматларны яклау дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итү.
Әгәр гадәти таймерлар тәнәфесләрне катгый рәвештә расписание буенча ясарга тәкъдим итсә, Focus24 сезнең организмның хәзерге халәте ихтыяҗларына җавап бирә. Система йомшак кына пауза ясарга кирәклеген искә төшерәчәк, әгәр сез артык арган булсагыз — 25 яки 50 минуттан түгел, ә нәкъ сезгә бу чыннан да кирәк булганда.
2024 елдан дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) белән озак сроклы саклау килешүләре (договоры) төзегән гражданнар, физик затлар керемнәренә түләнгән салымның бер өлешен (НДФЛ) үз взносларыннан кире кайтарырга мөмкиннәр.
Мәктәп укучыларын, студентларны, яшь белгечләрне һәм Татарстанның барлык мәгариф оешмаларын масштаблы цифрлы проектта катнашырга, мцмкинлеклщрен ачыкларга һәм үзләрен күрсәтергә чакырабыз!
"Дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыру - ул һәрвакыт уңайлылык, вакытны экономияләү һәм сезнең мөрәҗәгатьнең игътибарсыз калмавына ышаныч. Ә Татарстанның цифрлы чишелешләре кешеләр өчен тиз, уңайлы һәм ачык эшли", – диде Булат Габдрахманов.
6 февраль көнне Казанның 156 нчы мәктәбендә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган «Цифрлы дәрес» үткәрелде. Дәресне Идел буе федераль округында Kaspersky компаниясенә сату алды ярдәме инженеры Андрей Грузинов «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрде.
Уңай динамика мобиль элемтәнең сыйфатын яхшырту, шулай ук төбәктә халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру белән бәйле.
Ярышларда Татарстан Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Ленинград өлкәсеннән һәм Марий‑Эл Республикасыннан 48 пилот катнашты. Катнашучыларның яше 12 дән 42 яшькә кадәр иде. Пилотларга Б.Рәмиев исемендәге ИТ-Паркта Cyber Park Arena дроннар белән идарә итү осталыгын күрсәтергә кирәк иде. Бурыч - маршрутны көндәшкә караганда тизрәк узу һәм очышның иң яхшы вакытын теркәү.