Татарстанда дронрейсинг буенча ачык турнир: пилотсыз системалар лигасының беренче старты

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Ярышларда Татарстан Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Ленинград өлкәсеннән һәм Марий‑Эл Республикасыннан 48 пилот катнашты. Катнашучыларның яше 12 дән 42 яшькә кадәр иде. Пилотларга Б.Рәмиев исемендәге ИТ-Паркта Cyber Park Arena дроннар белән идарә итү осталыгын күрсәтергә кирәк иде. Бурыч - маршрутны көндәшкә караганда тизрәк узу һәм очышның иң яхшы вакытын теркәү.

Лига республиканың 48 оешмасын берләштерде: профильле министрлыклар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре, уку йортлары, махсус икътисади зоналар (шул исәптән «Алабуга» МИЗ), сәнәгать җитештерүчеләре һәм шәхси бизнес‑структуралар. Аның миссиясе - платформа булдыру.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча иң яхшы пилотлар билгеләнде:

1 нче урын - Садовников Матвей (Санкт-Петербург), приз-50 000 сум;
2 нче урын - Нургалиев Булат (Татарстан Республикасы), приз-30 000 сум;
3 нче урын - Афанасьев Стефан (Татарстан Республикасы), приз-20 000 сум.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга тамашалы чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез!

Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Дроннар узышлары федерациясе, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк“ ДАУ, Сyber Park Arena һәм "Цифровизация" АКБО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International