Оешмалар өчен Бөтенроссия интерактив конкурс-практикумнарда катнашыгыз!

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

«ПРОФЛИДЕР» мәгариф үзәге Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен Бөтенроссия интерактив конкурс-практикумнарда катнашырга чакыра.

Конкурсның максаты - оешмаларның ВКонтакте рәсми сайтларын һәм төркемнәрен федераль законнарның актуаль таләпләренә туры китерергә, мәгълүмати ачыклык, куркынычсызлык, коррупциягә каршы көрәш һәм шәхси мәгълүматларны яклау дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итү.

Программада:

  • Сайтларга һәм ВКонтактедагы төркемнәргә заманча таләпләр буенча интенсив гамәли укыту,
  • квалификацияне күтәрү турында таныклык бирүче онлайн-вебинарлар һәм дистанцион курслар,
  • сайтларны эксперт тикшерүе һәм киңәшләр бирү,
  • бөтен илдән хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу,
  • халык онлайн-тавыш бирүе һәм иң яхшы эшләрне тану,
  • файдалы материаллар һәм даими консультация ярдәме.

Гаризалар кабул итү вакыты: 2026 елның 1 февраленнән 25 маена кадәр.  
Нәтиҗәләр конкурс сайтында 2026 елның 2 июнендә бастырылачак.

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү сайтта.

Сораулар өчен элемҗәләр:  
Телефон: 8 (3452) 56-42-60, 8 (908) 866-37-73  
E-mail: oc-proflider@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International