ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасыннан делегация Кореядә Сеул һәм Ульсан шәһәрләрендә укыту учреждениеләрендә мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр тәҗрибәсен өйрәнде.

Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторының 12нче  сайлап алуы тәмамланды, яңа резидент-проектлары исемнәре аталды.

 «Деловой квартал»  журналы ел саен үткәрә торган «Ел кешесе» премиясе нәтиҗәләрен җомга Корстонда билгеләде. Иң яхшылар исемләре 57 кешедән тора иде. IT өлкәдә ел кешесе булып табылган Алмаз Вәлиуллинга бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тапшырды.


6
декабрь, 2013 ел
җомга

 «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең иң актив катнашучылары һәм аларның әти-әниләре «MasterCard Europe sprl» компаниясеннән кызыклы бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы резидентлары – «Марабака» проекты, яшь иҗат сөючеләр арасында бәйге игълан итә. Бәйге ике номинациядә үткәрелә: «Кыш Бабай ярдәмчесе» һәм «Карлы кеше».


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Финанслар министры  Антон Силуанов белдергәнчә, электрон дәүләт хезмәтләрен алу өчен пошлинаны төшерергә кирәк. Аның әйтүенчә, министрлык дәүләт пошлинасын кимүтү буенча тәкъдимнәр әзерли. Проект эшләнеп беткәч, дәүләт думасы вәкилләренә тәкъдим ителәчәк.

Бүген ИТ-паркта Россиядә беренче Cisco ISE үзәге ачылачак. Ул билегеле  IT-компания - ICL-КПО -ВС базасында эшләячәк.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

28 декабрьдә ИТ-паркта Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча чара уздырылачак.


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан – 112 ашыгыч хезмәт системасына иң беренче күчкән регион. Әле 2009 елда ук тормышка ашырыла башлаган бу проектны инвестицияләү өчен 160 млн сум күләмендә акча тотылган.Системаның барлык элементлары 4 ел эчендә эшләнеп беткән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International