ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

«IT-Планета 2014/15» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үткәрелә торган халыкара олимпиаданың сайлап алу турының нәтиҗәләре билгеләнде.


13
февраль, 2015 ел
җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ИТ-паркта Татарстанда инвестицион портал булдыру буенча киңәшмә уздырды. Проектның заказчигы ТР инвестицион үсеш агентлыгы. 

2013 елның 8-13 феврале көннәрендә “Байтик” компьютер лагерендә мәктәп укучылары өчен “ИТ-командаларны проектлар фестиваленә әзерләнү” сменасы узды. 13 февраль Казан ИТ-паркында проектларны яклау чарасы узды.


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бүләкләү тантанасы үтте.

Быел IT-парк командасы халыкара мәйданчыкларда эшли башлаячак. “Стартап Сабантуй” экспедициясе Россиянең алты шәһәреннән кала, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Сербиядә дә булырга өлгерәчәк. Әле моңа кадәр экспедицияең бу илләргә чыкканы юк иде.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2014 нче ел азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Россия дәүләт хезмәтләре порталында 13 млн кеше теркәлгән булган. Бу хакта бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2014 нче елга нәтиҗәләр ясау һәм 2015 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган йомгаклау коллегиясендә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегия утырышы РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Дәүләт советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин катнашында 11 февраль ИТ-паркта узачак.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
 Иннополис тормыш итәр өчен кирәкле инфраструктура элементларын булдыруны дәвам итә. Хәзер шәһәрдә Россия почтасы бүлеге ачылды. Ул Попов исемендәге технопарк территориясендә урнашкан һәм 420500 почта индексын алган.

ИТИС һәм IBM студентлар өчен махсус курс ача.

Татарстанда муниципальара маршрутта йөрүче барлык автобуслар да ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS системасы белән җиһазланган. Техник система буенча тизлек режимы контрольдә тотыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International