«IT-Планета 2014/15» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үткәрелә торган халыкара олимпиаданың сайлап алу турының нәтиҗәләре билгеләнде.
Беренче сайлап алу туры 2014 елның 1-25 декабрь көннәрендә Интернет аша үткәрелде. Барлыгы “Программалаштыру”, “Телеком”, “Мәгълүматлар базасы” номинацияләре буенча 12 418 онлайн-тестлар үткәрелде. Чарада 11 ил вәкилләре катнашты: Әзербайджан, Белоруссия, Казахстан, Кипр, Киргизия, Польша, Россия, Таджикистан, Төркмәнстан, Украина.
Бәйгенең беренче этабында Татарстан Республикасыннан 224 студент катнашты. Аларның 28 яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп олимпиаданың икенче турына узды.