2013 елның 8-13 феврале көннәрендә “Байтик” компьютер лагерендә мәктәп укучылары өчен “ИТ-командаларны проектлар фестиваленә әзерләнү” сменасы узды. 13 февраль Казан ИТ-паркында проектларны яклау чарасы узды.
Чарада канатшучыларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев сәламләделәр.
Чара нәтиҗәләре буенча 1 дәрәҗә дипломына DeFireClub» проекты (Лениногорск шәһәренең 7нче мәктәбе укучылары проекты) лаек булды.