2015 елда «Стартап Сабантуй» экспедициясе Россиянең 6 шәһәрен, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлыкләре, Төркия һәм Сербия башкаласында булачак

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

азан Россиянең спорт башкаласы гына түгел, тиздән IT технологиясе өлкәсендә дә лидер булачак. Моның турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та “Сәләт” Халыкара уку-укыту форумында яшьләргә әйтеп салган иде.


Хәер, моның шулай булачагына безнең республикада яшәүчеләрдән кала, VMware ширкәтенең Россия һәм БДБ иллләрендәге техник директоры Владимир Ткачев дәәйтте.  Чыннан да, читтән яхшырак күренә, диләр бит.

IT-парк – бу өлкәдә зур тырышлык куйган оешмаларның берсе. Хәзерге вакытта ул югары технологияләр өлкәсендә перспективалы проектларны табар өчен “Стартап-Сабантуй 2015” дүртенче экспедициясен оештыра. IT-паркның әлеге масштаблы проектын тормышка ашыру барышында стартапларга биш инвестиция фонды булышачак.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: әлеге экспедиция Россия инновацион берләшмәсе өчен яңа офыклар ача. Быел IT-парк командасы халыкара мәйданчыкларда эшли башлаячак. “Стартап Сабантуй” экспедициясе Россиянең алты шәһәреннән кала, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Сербиядә дә булырга өлгерәчәк. Әле моңа кадәр экспедицияең бу илләргә чыкканы юк иде.

2014 елның декабрендә Төркиядә Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын һәм “Билькент” университеты арасындагы хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелган. Казан IT-паркы шулай ук  INNOV-A-THON чемпионатын оештырган.

IT-парк директоры Антон Грачев әйтүенчә, бүген IT-парк резидентларының проектлары Россиянең бөтен төбәгендә, дөньяның 20дән артык илендә тормышка ашырыла диярлек.

- Теләсә нинди амбицияле проект үсешенең мөһим баскычы – аны җирле базарда гына түгел, ә халыкара базарда да тормышка ашыру. Шуңа күрә безгә потенциаль резидентлар буларак чит ил ширкәтләре проектлары кызык. Бу төбәк бюджетына өстәмә табыш булудын тыш, республика һәм бөтен Россиянең IT өлкәдәге үсеш перспективаларын билгели. “Стартап Сабантуй” – әлеге процессның бер элементы буларак чыгыш ясый, – дип билгели Антон Грачев.

Халыкара экспедициянең алга таба үсеше өчен эре инвестицион фондлары, үсеш институтларының ярдәме аеруча зур әһәмияткә ия. Алар оештыручылар белән берлектә катнашучыларның гаризаларын караячак, конкурсның сайлап алу турында катнашачак. Хәтта Стартап Батыры исеменә лаек булучыны билгелиячәк. Фондларның һәрберсе SaaS & smart cloud, яңа мобиль кушымталар, “болыт” технологияләре, программа тәэмин ителеше, мәгълүмат белән идарә итү, аны саклау юнәлешләрендәге инновацион технологияләренә инвестиция кертәчәк.

Фонд вәкилләре һәр шәһәрдә берәр кызыклы проект сайлап ала. Шулай итеп, барлыгы 25 Стартап Батыры билгеләнәчәк. Алар Яр Чаллы IT-паркында узачак  Sabantuy CEO CAMP программасына чакыру ала. Эшмәкәрләргә глобаль IT ширкәтләргә нигез салучылар белән бергә эшләп карау мөмкинлеге туачак.

“Стартап Сабантуй” экспедициясенең нәтиҗәсе – 11 июльдә узачак  Demo Day. Бу үзенә күрә хисап бирү очрашуы, чөнки стартаплар үз презентацияләрен тәкъдим итеп, киләчәк үсеше планнары белән бүлешәчәк.


Мондый тәҗрибә KazanStartupWeek чарасында да кулланылган.  Demo Day вакытында берьюлы алты стартап буенча 980 мең доллар суммасына килешү төзелгән.

Экспедиция өч ел дәвамында эшчәнлеге вакытында Россиянең 40 шәһәрен иңләргә өлгергән. Былтыр аның географиясе киңәйгән: Казахстан һәм Белоруссиядә дә булган оештыручылар. Барлыгы 5 мең стартапер катнашып, оештыручылар тарафыннан 1300 проект каралган. Яр Чаллы шәһәре IT-паркында өч стартап-мәктәп уздырылган. Аның ярдәмендә сайлап алу туры җиңүчеләре IT-бизнес оештыру принципларына башкача карарга өйрәнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International