Иннополиста Россия почтасы бүлеге ачылды

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Иннополис тормыш итәр өчен кирәкле инфраструктура элементларын булдыруны дәвам итә. Хәзер шәһәрдә Россия почтасы бүлеге ачылды. Ул Попов исемендәге технопарк территориясендә урнашкан һәм 420500 почта индексын алган.

Беренче булып яңа бүлек хезмәтләреннән Иннополис университеты студентлары һәм хезмәткәрләре файдалана ала. Университет кампусына күченү башланган инде.

Иннополис университеты биналары комплексы уку-лаборатор корпус, спорт һәм торак комплексыннан тора. Барлык объектларның гомум мәйданы якынча 75 мең квадрат метрны тәшкил итә һәм 2 мең студентка исәпләнгән, киләчәктә 5 меңгә кадәр арттырыла ала.

2015 елда Иннополис университеты, Попов исемендәге технопарк, торак һәм социаль инфраструктура, хезмәт күрсәтү объектлары, шулай ук кирәкле инженер коммуникацияләр файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International