2015 елның ике ае эчендә “Электрон сәламәтлек саклау” системасында онкологик чирләрне диагностикалауга 300 тыc. электрон язылу башкарылган.
Бүген Татарстан Республикасының 10 пенсионеры “Байтик” компьютер лагерендә пенсионерлар буенча компьютерлар белү өлкәсендә россиякүләм чемпионатка әзерләнә башлады. Чемпионат бу елның августында Казанда узачак.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Россия Федерациясенең субъектларда мәгълүмати җәмгыять булдыруга юнәлгән субсидияләр алу конкурста катнашуга документлар әзерли.
Татарстан Республикасы – Россия Федерациясендә балалар бакчасына электрон гаризалар буенча кертүне тормышка ашыручы беренче регионннарның берсе. Хезмәт 2011 елның мартында тормышка ашырылды, шуннан бирле әти-әниләр 90 мең электрон гариза җибәргән.
«ТР электрон сәламәтлек саклау» бердәм системасында «Поликлиника» модулен кертү буенча эш алып барыла. Беренче этапка Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада шәһәрләренең эре медицина оешмалары кертеләчәк.
«ТР халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнә 39 442 гариза теркәлгән.