«Электрон сәламәтлек саклау» бердәм системасында «Поликлиника» модулен кертү буенча эш алып барыла

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

 «ТР электрон сәламәтлек саклау» бердәм системасында «Поликлиника» модулен кертү буенча эш алып барыла. Беренче этапка Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада шәһәрләренең эре медицина оешмалары кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, система 2013 елның августында эшли башлады. 2015 ел башында системада 545,5 мең электрон медицина карталары теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International