Пенсионерлар V Бөтенроссия IT- чемпионатына әзерләнә башладылар

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының 10 пенсионеры “Байтик” компьютер лагерендә пенсионерлар буенча компьютерлар белү өлкәсендә россиякүләм чемпионатка әзерләнә башлады. Чемпионат бу елның августында Казанда узачак.

Курслар ачылышта “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашты. Ул пенсионерлар уңышлар һәм югары нәтиҗәләр теләде.

Курста катнашучылар арасында Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы, Лаеш районы, Яшел Үзән районы, Нурлат һәм Казан шәһәре вәкилләре бар. Иң өлкән катнашучыга 80 яшь.

Исегезгә төшерәбез, катнашучылар Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы тарфыннан интернет-тур нәтиҗәлрәе буенча сайланып алынды. Интернет турда барлык теләүче Татарстан пенсионерлары катнаша ала иде. Дистанцион интернет-турда 30 пенсионер катнашты.

Интернет-тур нәтиҗәсе буенча 7 пенсионер сайланып алынды. Алар региональ чемпионат җиңүчеләр белән беррәттән март аенда “Байтик” компьютер лагерендә 10 көнлек укытуда катнаша. Лагерьдә яшәү, ашату, укыту пенсионерлар өчен бушлай булачак. Укыту нәтиҗәләре буенча ярышлар үткәрелеп, 2 вәкил сайланып алыначак. Алар августта Татарстан Республикасы исеменнән чемпионатта катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International