ТР дәүләт хезмәтләре порталында башкарма производство буенча бурычларны түләү сервисы яхшыртылган. Хәзер суд приставлары алдындагы бурыч турындагы мәгълүматны туу датасы, фамилия һәм исем буенча табарга җиңел.
Элегрәк әҗәтне үзеңнең территориаль бүлек буенча табарга туры килә иде, бу эзләүне шактый катлауландырган.
Бүгенге көннән башлап, ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучының бурычы бар икән, аңа барлык әҗәтләр исемлеге, күләме, боерыгы, башкарма производство бүлеге, пристав һәм элемтә өчен аның телефон номеры күрсәтеләчәк.
"Сумма" дигән җирне үзгәртергә мөмкин: кулланучы түләү өчен теләсә нинди сумманы кертә ала. Моннан тыш, кулланучы түләргә ниятләгән бурычын сайлау мөмкинлеге тәкъдим ителгән. Шулай ук бер үк вакытта берничә бурычны түләргә дә була.
2014 елда порталда, шулай ук инфомат һәм мобиль кушымта аша башкарма производство буенча 10,8 миллион сумлык 4,6 мең түләү башкарылган