Роман Шәйхетдинов Иранның Силикон долинасында булды

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Татарстан делегациясе Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Иран Ислам  Республикасында эш сәфәрендә. Делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы Роман Шәйхетдинов та бар.
 Татарстан Республикасы “Пардис” югары технологияләр паркы (Тәһран) белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пардис” технопаркы җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.
“Пардис” технопаркын һәм яңа шәһәрне төзү планы 2001 елда расланган. “Пардис” сүзе фарсы телендә “җәннәт” дигәнне аңлата. “Пардис” технопаркы Тәһраннан төньяк-көнчыгышка таба 20 км ераклыкта урнашкан. Аның мәйданы - 38 гектар. Технопарк ике зонадан тора - «Пардис инновацияләр» (20 га) и «Пардисфән» (18 га). Бүгенге көндә технопаркта түбәндәге өлкәләрдәге компанияләр һәм инкубаторлар эшли: мәгълүмати технологияләр, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, электорника, механика, фармацевтика, химия, энергиянең альтернатив чыганаклары, шәһәр төзелеше, архитектура һәм башкалар. Технопарк резидентларына бирелә торган ташламалар арасында 15 елга салымнардан азат итү, таможня пошлиналарыннан, парк хезмәткәрләрен Иран хезмәт кодексыннан азат итү.
10 мартта делегация Иран-татарстан форумында катнашачак. Биредә Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасының ИТ һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә потенциалы турында презентация белән чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International