Мәгариф программасына бару Россиянең ИТ-вузы һәм халыкара корпорациясе хезмәттәшлеге кысаларында узды. Бу елны әлеге программа кысаларында Иннополис Университетының 7 яхшы студенты сайланып алып, Россиядәге Huawei компаниясе генераль директоры Вань Бяо кулыннанваузерлар алдылар.
Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына 19нчы сайлап алуга гаризаләр кабул ителә башлады. Киләсе сайлап алу 12-13 сентябрь көннәрендә узачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ИТ-паркта Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты вакытында мәгълүмати системалар тәэмин итүче оешмалар белән киңәшмә уздырды.
Иннополис Университеты робототехника һәм ИТ өлкәсендә фундаменталь фәнни тикшеренүләргә яңа конкурслар һәм грантлар булдырды.
2015 елның 17 июль көне Татарстан Ураза-бәйрәм хөрмәтендә ял көне булып игълан ителде. Шул сәбәпле бу көнне барлык почта элемтә бүлекләре өчен дә ял көне.
Татарстан Республикасы Иминлек Советы алдындагы ведомстволар ара эш группасы карары буенча “Татарстан Республикасы Рәсми Порталы” мәгълүмати системасында махсус “Татарстан Республикасы халкының финанс белемен арттыру” тематик бүлеге булдырылачак.
2015 елның 23-25 август көннәрендә пенсионерлар арасында компьютерлар буенча V Россиякүләм чемпионаты узачак.
Исегезгә төшерәбез, 9 көннән соң су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты башланып китәчәк. Чемпионат Казанда 2015 елның 24 июленнән 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге Чемпионатта 6 су спорт төрләре буенча ярышлар булачак. Ярышларга билетларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы, “Электрон Татарстан” инфоматлары аша сатып алып була.
Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенед ьщйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Россия Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.